Әрмән министрларына чит илдә ял итү тыелган

Әрмәнстан премьер-министры Тигран Саркисян хөкүмәт җитәкчеләренә озын җәйге ялга китүне тыйды. Моны ул икътисады бөлгенлеккә төшә барган илдә хөкүмәтнең эше күп, дип аңлатты. Агымдагы елның беренче 4 аенда икътисад үсеше 9.7%ка кимегән.

Министрларның “бер ни дә булмагандай бер айлык ялга китү турындагы гаризаларын”, премьер “шаккаткыч” дип бәяләде.

Хөкүмәт башлыгы шулай ук министрларның чит илләрдә ял итүләрен тыйды. “Җаваплы урыннарда утырган кешеләрнең илдән китү хокукы юк”, диде Саркисян.