Петербур театрында “Шүрәле” премьерасы

Петербур – Якшәмбедә Петербурның Мариинка театры сәхнәсендә “Шүрәле” балетының премерасы булачак.

Композитор Фәрит Яруллинның мәшһүр әсәре 59 елдан соң бу сәхнәгә кабат әйләнеп кайта. 1950 елда ул чактагы Киров театрында әсәр “Али-Батыр” исеме белән куелган булган.

Ленинград премьерасыннан соң “Шүрәле” балеты Болгарстан, Румыния, Чехия, Польша, Германия, Мексика сәхнәләрендә күрсәтелгән.

Театрның хәзерге җитәкчесе Валерий Гергиев “Шүрәлене” Казан сәхнәсендә дә күрсәтергә вәгъдә итә.