Гыйракта яңа шартлау булды

Гыйракның Мосул шәһәре янында булган шартлауда 5 полиция хезмәткәре һәм бер көрд сүгышчысы үтерелде. Тыныч халыктан 3 кеше яраланды.

Полициянең әйтүенә караганда, бу хәл Мосул янында урнашкан христианнар авылы янында була. Хәрбиләр бомбаны зарарсызландырырга тырышканда үлә.

30нче июньдә АКШ гаскәрләре Гыйрактагы шәһәрләрдән чыгарылып бетәргә тиеш.