Киров каласы исемен үзгәртергә мөмкин

Киров каласына тарихи Вятка исемен кайтару мәсьәләсе референдумда чыгарыла.

Исемне алмаштыру комиссиясе Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхка бу хактагы фикерләрен тәкъдим итте.

Исемне алмаштыру 6 миллион сумга төшәргә мөмкин, дип хәбәр ителә.

Губернатор Никита Белых, бу максатка акча җыю мөрәҗәгате белән чыкты.

Референдумның көне әлегә билгеләнмәгән. Киров исемен алмаштыруга җирле коммунистлар каршы чыга.