Красноярски төрмәсендә активист Шайгалимов үлгән

Красноярскида каты режимлы төрмәдә "Башка Русия" хәрәкәтенең активисты Рим Шайгалимов үлгән. Ул милиция башлыгын кыйнаган өчен 5 елга хөкем ителгән булган. Шайгалимов колониядә бирелгән 5 елның 7 аеын гына үткәрде.

Төрмә җитәкчелеге Шайгалимов үз-үзен үтерергә теләп, тәрәзәдән сикергән, дип белдерде. Әмма аның туганнары һәм оппозицон хәрәкәт вәкилләре аны үтергәннәр, дип саный.

52 яшьлек Рим Шайгалимов Красноярскидагы оппозицион хәрәктнең актив әгъзасе булган.