Башкортстанда Yota компаниясе җитәкчеләре булып китте.
Әлеге компания тимерчыбыксыз интернетка керү өчен Mobile WiMAX дигән технология кертәчәк. Алар 6 июльдән кертелә башланачак һәм көзгә кадәр, тест рәвешендә, бушлай булачак. Интернетның тизлеге секундына 10 мегабит тәшкил итәчәк. Әлеге технология моңа кадәр Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына булган.