Майкл Джексон белән хушлашу башланды

Бүген Американың Калифорния штатында Һолливуд зиратында Майкл Джексон белән ябык мәрәсимдә аның гаиләсе хушлаша.

Сишәмбе көнне җырчыны соңгы юлга озату чарасы Лос-Анжелесның Стэйпл сараенда үтәчәк. "Популяр музыка патшасы" белән хушлашырга 17 мең кеше чакыру алачак. Аларны алу бәхетенә ирешер өчен миллион ярым кеше чиратта тора.