Өремчедә гаепле булганнарга үлем җәзасы яный

Синҗан-Уйгыр районы Өремче каласының коммунистлар партиясе рәисе Ли Җи 156 кешенең үлеменә китергән тәртипсезлекләрне оештыручылар үлем җәзасына хөкем ителәчәк, дип белдерде.

Журналистлар белән очрашуда коммунистлар башлыгы Өремчедә вазгыять иминлек көчләре контролендә, диде. Шәһәрдә 1400ләп кеше кулга алынган, аларның күпчелеге студентлар.

Синҗандагы киеренкелек сәбәпле Кытай президенты Һу Дҗинтао Италиядә ачылган “зур8” саммитына бармады.