Өремчедә бәрелешләр оештыручыларны җәза көтә

Өремче шәһәрендәге Кытай коммунистлар партиясе бүлекчәсе күптән түгел бәрелешләр оештырган кешеләрне каты җәза көтәчәген белдерде. Аларга карата үлем җәзасы да кулланылырга мөмкин.

Шәһәр урамнарына меңләгән хәрбиләр кертелгән, комендант сәгате дәвам итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, кытай һәм уйгырлар арасында чыккан бәрелешләр нәтиҗәсендә, иң аз дигәндә 150 кеше үлгән, 1000-е яраланган һәм мең ярымы кулга алынган.