Русия артта сөйрәлә

Газет соңгы санында бәхетле илләр арасында Русиянең артка калуы, Татарстанда дәүләт имтиханын 10 укучының берсе бирә алмавы, президент булырга хыялланган Әхмәтов турында яза.
Татарстанда 1690 укучы БДИ бирә алмаган

Бу турыдагы язманы “Безнең гәҗит” үзенең иң беренче битенә иң өскә урнаштырган. “Кичә Русиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының икенче сериясе башланды. Бу юлы аны башлангыч һәм урта мәктәпне узган ел тәмамлаучылар тапшыра. Быел авыру яки башка сәбәп аркасында тапшыра алмаучылар да, төп фәннәрнең берсе – математика яки рус теленнән “2”ле алучылар да имтиханга кертелә”, дип яза газета.

Шулай ук әлеге теманы дәвам итеп басма “Азатлык радиосы” әзерләгән Казанның 2-нче гимназиясе вәкилләренең Европа мәхкәмәсенә шикаять әзерләүләре турында яза. БДИны урысча гына бирүгә каршы шикаятьне Русия Югары мәхкәмәсенең кассация коллегиясе кире каккан иде. Мөрәҗәгать Страсбургка җибәреләчәк.

Студентны көзен саныйлар

Кулларында БДИны яхшы тапшырганнар бу көннәрдә бер югары уку йортыннан икенчесенә чаба. Журналист Эльвира Фатыйхова үзенең сеңлесе документларын әнә шулай итеп берничә югары уку йортына тапшырып карарга җыенган.

“Абитуриентлар берничә уку йортына документ тапшырганга күрә, кемнең кая керәсе, гомумән, кайсы уку йортының күпме студент җыясы әлегә билгеле түгел”, ди Фатыйхова газетның 4нче битендәге мәкаләдә.

Эчүчелек бетәрме?


Русия президенты Медведев белән сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова сөйләшүе уңаеннан “Безнең гәҗит” “Эчүчелек бетәрме?” дигән сорау куя. 2009 елда гына эчүчелеккә каршы пропаганда өчен 830 миллион сум акча тотылачак. Киләсе елда – 820, ә 2011 елда 850 миллион сум бүленәчәк, ди газета.

Русия артта сөйрәлә

“Безнең гәҗит” язуынча Британия белгечләре гомер озынлыгы, халыкның тормыштан канәгать, экология халәте һәм башкаларны исәпкә алып, дөньядагы иң бәхетле илне ачыклаган. Коста-Рика иң яшел һәм бәхетле ил дип саналса, Русия арттан сөйрәлә – 172нче урында икән.

Дәүләт кыса, халык түзә!

Мөслим район үзәгендәге автовокзалны кечкенә генә вагончикка күчергәннәр. Мондый хәл республикабызның башка районнарында да юк түгел, дип яза Захир.

Ул үзенең язмасында автовакзал җиренә төрле кибетчекләр, хезмәт күрсәтү салоннары оялауга ирексездән: “Пассажирлар ташу предприятияләре хезмәтеннән файдаланучылар да җитәрлек. Ләкин ул кемгәдер кирәгенчә керем китермәгәнгә, вокзал тикле оешма 4кв.метрлы будкага күчә, кызганыч…”, дип яза.

Хыялым – президент булу


Томски шәһәрендә яшәп, үз тырышлыгы белән татар телен өйрәнгән, нәсел тамырлары Мостай Кәрим һәм Сәйфи Кодаш белән тоташкан Искәндәр Әхмәтовның теләге президент булу.

Әхмәтовның диссертация темасы – “Русия президенты кадрлары вәкаләтенең конституцион-хокукый нигезе һәм аны тормышка ашыру юллары” да журналист Лилия Заһидуллинага ошаган. Әлеге әңгәмә “Безнең гәҗит”нең 12нче битендә.