Гыйракта интихар һөҗүмнәрендә 34 кеше үлде

Гыйракның төньягындагы Тал Афар шәһәрендә бер бер артлы булган ике интихар һөҗүмендә кимендә 34 кеше һәлак булды, 60лап кеше яраланды.

Багдадта булган шартлауларда 7 кеше һәлак булды, 20ләп кеше яраланды. Шартлаулар бер бер артлы башкаланың Садр бистәсе базарында булды.

30 июньдә АКШ гаскәрләре Гыйрактан чыгарыла башлады. Хәрбиләрне тулысынча чыгарып бетерү 2011 елга планлаштырылган.