Кытайда җир тетрәүдә 400 мең кеше коткарылды

Кытайның көньяк-көнбатышындагы Юньнань вилаятендә җир тетрәү булган җирдән 400 меңләп кеше башка урынга күчерелгән. Бер кеше һәлак булган, 18 мең йорт тулысынча җимерелгән, 75 мең йортка зыян килгән.

5.7 дәрәҗә көчкә ия җир тетрәү вилаят үзәге Куньмин шәһәреннән 200 чакрым ераклыкта тауларда булган.