Наци лагеры сакчычы Демянюкка гаепләү белдерелде

Германия прокуратурасы Наци үлем лагерында сакчы булган дип шикләнелүче Дҗон Демянюкны Икенче дөнья сугышында 28 меңләп яһүдне үтерергә ярдам итүдә гаепләде.

Май аенда Кушма Штарлардан Германиягә тапшырылган 89 яшьлек Демянюк Мюнхен шәһәрендәге мәхкамәдә хөкем ителәчәк.
Хөкем эшенең кайчан булачагы ачык түгел.

Гаепләүчеләр әйтүенчә, Украинада туган Демянюк Польшадагы Собибор үлем лагерында сакчы булган.