Татарстанда 13 милиционер җинаять җаваплылыгына тартылган

Татарстанда быелның беренче кварталында барлыгы 13 милиционер җинаять җаваплылыгына тартылган. Хокук яклаучылар әлеге хәлне прокуратура һәм тикшерү комитетының яхшы эшчәнлеге белән бәйли.

2009 елның 5 аенда Татарстан эчке эшләр министрлыгының шәхси куркынычсызлык идәрәсенә милицияләргә карата 328 шикаять кергән. Идәрә җитәкчелеге белдерүенчә, һәрбер өченче мөрәҗәгать һәм бишенче шикаятьтәге белдерүләр расланган.

Нәтиҗәдә 20 хезмәткәр эштән җибәрелгән.