Мисырда автобус һәлакәтендә иң аз дигәндә 11 кеше үлгән

10сы төрле җәрәхәтләр алган. Үлүчеләр арасында иң күбе – Сербия туристлары.

Полиция хәбәр итүенчә, туристлар автобусы йөк ташучы машина белән бәрелешкән.

Мисырда юллар начар булу сәбәпле, мондый һәлакәтләр еш була.