Мәскәүдә скинхедлар эшен мәхкәмә утырышчылары караячак

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе җинаятьләрдә гаепле 10 скинхедның җинаять эшен мәхкәмә утырышчылары катнашлыгында караячак. Бу хакта бүгенге утырышта билгеле булды.

Гаепләнүчеләрнең 7се кулга алынган килеш кала, ә 3сеннән читкә чыкмау турында гариза алынган.

Яшьләр милләтара күрәалмаучанлык нигезендә ясаган һөҗүмнәрдә гаепләнә. Алар узган ел кышын Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Кытай ватандашларына һөҗүм иткән булган. Зыян күрүчеләрнең берсенә 8 тапкыр пычак белән кадаганнар, ул хастаханәдә үлгән.