Төркиядә Русия туристлары утырган автобус әйләнгән

Төркиянең Анталия шәһәрендә Русия туристлары утырган автобус казага очрады.

Русиянең Анталиядәге баш консулы Мирдҗалол Хусанов әйтүенчә, казадан 12 кеше зарар күргән, аларның 8-е хастаханәдә, һәлак булучылар юк.

Каза якшәмбе кунакханәдән һава аланына барганда, Белдеби районында булган.

Беренчел мәгълуматларга караганда автобус тәгәрмәч шартлау нәтиҗәсендә әйләнгән.

Автобуста Петербурдан килгән туристлар булган диелә.