Казакъстан уйгырлары Кытайга протест белдерә

Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедә уйгырларга каршы көч куллануга протест белдереп бүген Казакъстанның Алма-ата шәһәрендә меңнәрчә уйгыр демонстрациягә җыелды.

Рейтер хәбәр итүенчә, Кытайның гамәлләренә ачу белдерергә 5 меңләп уйгыр җыелган.

Уйгыр бәйсезлек хәрәкәте әләмнәре тоткан демонтсрациячеләр Өремчедә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

5 июльдә Өремчедә уйгырлар белән хан кытайлары арасындагы бәрелешләрдә 197 кеше һәлак булды, 1600-дән артык кеше яраланды.