Күвәйт рәссамнары Казанда

Татарстан мәдәният министры урынбасары Айдар Гәйнетдинов әйтүенчә, сәнгать икътисади бәйләнешләргә юл ача.
Рәссамнар Казанга Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов чакыруы белән килгән. Алар рәсемнәрен Уфада да күрсәтәчәк. Татарстан рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Әлфия Ильясова әйтүенчә, бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, Татарстаннан һәм Уфадан бишәр рәссам үз рәсемнәрен күрсәтергә озакламый Күвәйткә барачак. Әлегә кемнәр икәне тәгаенләнмәгән, шулай да сөйләшүләр бара икән.

Әсәд Бунаши
Әсәд Бунаши Казанга килгән 17 рәссамның берсе. Ул электән үк Татарстан рәссамы Харис Якупов әсәрләре белән таныш булган. Альбомнан күргән ул аларны. “Менә хәзер күбрәк әсәрләрен күрдем”, ди Бунаши. Чөнки Күвәйт рәссамнары күргәзмәсе “Хәзинә” сәнгать галереясендә Якупов рәсемнәре куелган бүлмә янында иде.

Шәригать кануннары кеше сүрәтен ясауны тыя. “Һәр мөселман үсеп яңа баскычка күтәрелергә тиеш. Кеше ясау өчен бик күп ысуллар бар. Алар төрле. Һәркем үз юлын эзли. Әмма без кешене тулысынча ясап бетермибез”, ди Бунаши.

Әсәд Бунаши: "Авыртканны сизә торып шатлану хисләрен ясарга тырыштым"

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева исә, күп тә узмас ислам иле вәкилләре кешеләрне дә ясый башлар, дигән фикердә тора. “Күвәйт рәссамнарының әсәрләре күктән төшкән бер могҗиза кебек. Без бу сәнгатькә карап үзебезнең балачагыбызны күргән кебек булабыз. Алар кеше сүрәтен ясаганда аңлашылыр-аңлашылмас итеп, көмеш төсләр белән ниндидер шәүлә сыман итеп кенә бирәләр. Аларның кешегә тартылулары бик көчле. Чөнки XXI гасыр башында кешесез булмый.

Рәсемнәрдә гәрәптәге кайнар Самум җилләре исүен, кызгылт кайнар шәһәр биналары шәлкемнәрен, кеше бәхетен тоябыз. Бер рәсемдә кеше туу хаосы сүрәтләнгән. Ана, бала, бәхет, сөю, мәхаббәт, табигать берлеге бирелгән. Ләкин рәссамнар яңарыш чоры сәнгатен үзләренә сеңдермәгәннәр һәм Европа реализмыннан да ерак торалар. Алар туп-туры авангард сәнгатькә мөрәҗәгать иткәннәр. Сюрреализм, абстракция, поп-артны күрәбез.

Минемчә, алар Татарстанда булгач, киләчәктә, бәлки, реализм сәнгатенә дә аяк атларлар”, ди Шаһиева.

Абдул Рәсүл Сәлман Ибраһим
Фарсы култыгы рәссамнары һәм Күвәйт рәссамнары берлеге рәисе Абдел Рәсүл Сәлмән Ибраһим: “Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм: беренчедән, Казанда рәссамнарыбыз күргәзмәсе ачыла, икенчедән, бүген Миграҗ кичәсе”, дип ислам диненең һәрвакыт үзләре белән икәнлеген белдерде.

Рәис сүзләренчә, Казанга килгән 17 рәссамның үз пумаласы. Алар барсы да Күвәйт рәссамнар ассоциациясе әгъзасы. Бу оешмага 250 кеше керә.

Казанга килгән ике рәссам ханымның берсе – Фәридә Баксами сүзләренчә, рәссамнар ассоциациясе дәүләтнең бер өлеше. “Безгә иҗат өчен дәүләт җир, биналар бирә һәм финанс ярдәме дә күрсәтә”, ди Баксами.