Югары уку йортларына документлар алу 25 июльдә туктый

Русия югары уку йортлары бердәм дәүләт имтиханнары нигезендә укырга керүчеләр исемлеген 21 августта чыгарачак.

Яңа канун нигезендә быелдан башлап мәктәпләрдәге чыгарылыш имтиханнары нигезендә югары уку йортларына алалар.

Бер үк кеше имтихан документларын чикләнмәгән сандагы уку йортларына тапшыра ала.

Документлар кабул итү 25 июльдә тәмамлана.