Кытай һәм Русия уртак хәрби күнегүләр үткәрә

Кытай белән Русия террорчылыкка һәм экстремизмга каршы дип игълан ителгән уртак хәрби күнегүләр башлап җибәрде.

Тынычлык миссиясе 2009 дип аталган 5 көнлек күнегүләр Кытайның төньяк көнчыгышындагы Җилиң төбәгендә үтә.

Берничә атна гына элек төньяк көнбатыштагы Синҗаң уйгыр автоном төбәгендә уйгырлар белән хан кытайлары арасындагы бәрелешләрдә 200-ләп кеше һәлак булган иде.

Хәрби күнегүләрдә 3000-ләп кеше, 40-лап очкыч катнаша.