Волгоградта боралак казасында 6 кеше һәлак булды

Русиянең Волгоград өлкәсендә Ми-9 боралагы казасында андагы 8 кешенең 6-сы һәлак булды дип хәбәр ителә.

"Газпромавиа" ширкәте боралагы чәршәмбе иртән Волгоградтан очып киткән булган һәм 2 сәгатьтән аның белән элемтә өзелгән.

Һәлак булучыларның берсе очучы, 5-се "Лукойл" ширкәте вәкилләре.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты иминлек кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачылды дип белдерә.

"Газпромавия" очыш алдыннан боралак төзек булган, тикшерү барышында бернинди җитешсезлек тә табылмаган ди.