Русиядә машина казасында 25 кеше һәлак булды

Ростов өлкәсендә машина казасында 25 кеше һәлак булды, 10-лап кеше яраланды.

Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, Кавказ исемле машина юлында Самарски авылы янында бензин ташу машинасы белән автобус бәрелешкән.

Беренчел мәгълуматларга караганда, каза өчен бензин ташу машинасын йөртүче гаепле, ул каршы як юлга чыккан.

Автобус Ростов шәһәреннән Краснодарга юл тоткан булган.

Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев бу казаны тикшерү эшләрен үз контроленә алды.

Русия президенты Дмитрий Медведев һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты.