Багдадта шартлауларда 27 кеше һәлак булды

Гыйрак башкаласында булган шартлауларда кимендә 27 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды. Шартлаулар шыгыйлар күпләп җыелган мәчетләр янында мөселманнарның җомга намазыннан чыккан вакытта яңгырады.

Июнь аенда ил буйлап 300ләп кеше һәлак булды, бу соңгы 11 айдагы иң югары сан. Узган айда АКШ Гыйрактан үз гаскәрләрен чыгара башлады.