Самарда 60 кеше ачлык игълан итте

Самар өлкәсенең “Нива” хуҗалыгы, элекке “Россия” күмәк хуҗалыгының 60 хезмәткәре ачлык игълан итте. Алар үзләренең 7 ярым һектар җирләренең кире кайтарылуын таләп итә. Бу җир канунсыз төстә бу авыл хуҗалыгы милке итеп теркәтелгән.

Ачлык игълан итүчеләрнең кире кайтаруны таләп иткән җирнең мәйданы 3 мең ярым һектар. Белгечләр бу җирне 15 миллиард сумга бәяли.

Протест чарасы Тимофеевка авылында “Нива” җәмгыяте офисы каршында үтә. Чарада катнашучыларның кайберләренә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән, дип хәбәр ителә.