Клинтон Африкага сәфәрен башлый

Һиллари Клинтон Африка дәүләтләренә сәфәрен башлый. Аның сәфәре Кениядән башлана, шушы илдә АКШ президентының әтисе туган дип санала.

Аннан соң АКШ Дәүләт секретаре Көньяк Африка Республикасына, Ангола, Конго, Либерия, Кабо-Верде дәүләтләренә барачак.

Баруның максаты – АКШның Африка дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм аларга ярдәм итү теләген күрсәтү, дип хәбәр ителә.