Гыйракта шигиларга каршы берничә шартлау оештырылды

Гыйракның төньягында Мосул шәһәре тирәсендә булган шартлауда кимендә 30 кеше һәлак булды, 88 кеше яраланды. Бу хакта "Рейтер" агентлыгына җирле полиция хәбәр иткән.

Интиһарчы, шигиләр авылында, мәчет янында машинасын шартлаткан булган.

Бүген шулай ук Багдадта булган төрле шартлауларда 6 шиги мөселман үтерелгән иде.