Гыйракта шартлаулар 40 кешене үтерде

Гыйракның төньягында һәм башкала Багдадта берничә шартлаудан кимендә 40 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.

Полиция әйтүенчә, төньяктагы Мосул шәһәре янындагы әл-Хазна авылында берничә минут кына аерма белән бомбалы 2 йөк машинасы шартлаган.

Анда кимендә 23 кеше һәлак булган, 40-лап йорт җимерелгән.

Багдадта көнлек эшкә ялланучылар җыелган урында 2 шартлау булган.