Дагыстанда 4 хәрби үтерелде

Дагыстанда узган 2 тәүлек эчендә Русиянең 4 хәрбие үтерелде.

Рәсмиләр әйтүенчә, Каспий яры буендагы Дербент шәһәрендә дүшәмбе 2 шартлаудан 1 милиция хезмәткәре һәм 1 чик сакчысы һәлак булган.

Якшәмбе исә билгесез кешеләр милиция кизүенә ут ачып 2 милиция хезмәткәрен үтерде, берсен каты яралады.
Ул бәрелештә һөҗүм итүчеләрнең дә берсе үтерелгән.