Беренче велотакси

Башкортстанда беренче велотакси йөри башлады.
Салават шәһәрендә яшәүче Максим Репин ике пассажир утыртмалы велосипед сатып алып кеше ташый башлаган. Аңа каядыр баручылар түгел, ә шәһәр буйлап ял итеп йөрүчеләр утыра.

Максим Репин бу кәсепкә көрчек этәрүен белдергән. Аның сүзләренчә, эштән соң ул аена 10 мең сум өстәмә акча эшли башлаган.