Ялган акча ясаучы тотылды

Ул 100 сумлыклар эшләү белән шөгыльләнгән.
24 яшьлек уфалы төсле принтер аша ялган акча ясау белән шөгыльләнгән. Шундый акчаларның берсенә азык-төлек алганда ул кулга алынган. Аңа 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный.