Медведев җирле хакимияткә 18 яшьтән сайларга тәкъдим итә

Русия президенты Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына 2 канун өлгесе тапшырды.

Аларның берсе җирле хакимият оешмаларына сайлану яшен 18-гә кадәр төшерү турында.

Икенчесе Русия кораллы көчләрен илдән читтә куллану мәсьәләләренә карый.

Бу турыда Медведев Сочида парламент фракцияләре җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

Әлегә Русиянең кайбер төбәкләрендә җирле хакимияткә 19 яшьтән, кайберләрендә 20 яшьтән генә сайлану мөмкин.