БМО Мьянмарда Суу Кьины азат итәргә чакыра

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Мьянмарның демократия яклы көчләр җитәкчесе Ауң Сан Суу Кьины кичекмәстән һәм бершартсыз азат итәргә чакырды.

Мәхкамә Нобель бүләге иясе Суу Кьиның өй сагы астында калу мөддәтен тагын елъярымга озайтты.

Бер американ күл аша йөзеп чакырусыз аның өенә килү сәбәпле сишәмбе мәхкамә Суу Кьи өй сагы кагыйдәләрен бозган дигән карар чыгарды.

Бан идарәсе бу карарга тирән борчылуын белдерде, Европа Берлеге Мьянмардагы хәрби хакимияткә каршы өстәмә сайланма чикләүләр белән җавап бирәчәген әйтте.

Суу Кьи соңгы 20 елдан артык чорның 14 елын диярлек өй сагы астында үткәрде.