Женева конвенцияләренә 60 ел тулды

Сугыш алып баруның халыкара кагыйдәләрен билгеләүче Женева Конвенцияләренә 60 ел тулды.

1949 елда имзаланган 4 конвенция кораллы бәрелешләр вакытында тыныч халыкка, тоткыннарга, яралыларга һәм һуманитар хезмәткәрләргә тимәскә куша.

Бу конвенцияләрне яклап килүче Халыкара Кызыл Хач оешмасы юбилей уңаеннан 194 ил имзалаган бу конвенцияләрне бозмаска чакырды.