Ингушетия төзелеш министры атып үтерелде

Ингушетия башкаласы Магаста республика төзелеш министры Руслан Амирхановның эш бүлмәсенә билгесез ике кеше бәреп кереп министрны атып үтерде.

Ингушетия Иминлек шурасы секретаре Алексей Воробьев әйтүенчә, тикшерүчеләр бу үтерү күптән түгел төзелеш кагыйдәләрен бозу һәм акчаны тиешенчә тотмау очракларын ачкан тикшерүләргә бәйле булырга мөмкин дип фаразлый.