Дуңгыз кизүе һөҗүм итә

Дуңгыз кизүе ике кешегә йоккан. Дөньяны шаулаткан дуңгыз гриппы, ягъни дуңгыз кизүе ике башкортстанлыга йоккан. Беренчесе, Төркиядә 17 яшьлек егеткә йоккан иде, икенче очрак - Мальтада 17 яшьлек кызга ияргән. Аларның хәле куркыныч түгел дип хәбәр итәләр.

Шул ук вакытта Уфаның “Иммунопреппарат” компаниясе дуңгыз кизүенә каршы вакцина эшләде. Ул якын көннәрдә кешеләрдә сынала башлаячак.