Медведев җәмәгать утырышчылары вәкаләтләрен чикләү яклы

Русия президенты Дмитрий Медведев, җәмәгать утырышчылары мәхкәмәләреннән кайбер җинаять эшләрен карау хокукын алырга тәкъдим итте.

Сүз җинаятьчел оешмалар һәм төркемнәр тарафыннан кылынган җинаятьләр турында бара. Русия президенты, җәмәгать утырышчылары мондый эшләрне тиешле дәрәҗәдә тикшерә алмый, дип саный.

Ул шулай ук экстремистлык һәм террорга бәяле эшләрне карауны яшәгән урыннарга бәйләмәскә тәкъдим итте. Бу очракта гаепләнүчеләр мәхкәмәгә басым ясый алмаячак.

Бу хакта Дмитрий Медведев, Төньяк Кавказдагы вәзгыятькә багышланган утырышта белдерде.