Казанга Рәшит Нургалиев килде

Казанга Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм Таҗикстан министры Абдурахим Кахаров килде.

Алар ике ил министрлыкларының берләштерелгән коллегиясында катнашачак.

Анда миграция өлкәсендә, халыкара җинятьчел төркемнәр кылган җинаятьләрне ачуда хезмәттәшлек итү турында сүз барачак.

Русия һәм Таҗикстан министрлары Казан кремле, Татарстанда ачылган антикризис штабы, эчке эшләр министрлыгы биналары белән танышачак.