Татарстанда Буадагы түрәне ришвәтчелектә гаеплиләр

Татарстанда Авыл хуҗалыгы министрлыгының Буадагы бүлегендә финанс-икътисади бүлеге башлыгына каршы җинаять эше ачылган. 52 яшьлек бу җитәкчене эш вәкаләтләрен арттыру, канунсыз рәвештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә гаеплиләр.

Тикшерүчеләр, Буада эшләгән шушы түрә банкка ялган документлар китергән, алар нигезендә, дәүләт проектлары кысаларында бирелә торган акчаларны үзләштереп барган, дип бара.

Шулай ук бер ширкәтнең кыйммәтле кәгазьләрен сатып алган, аның бурычларын каплар өчен, авыл кешеләреннән кредитлар алдырткан, дип хәбәр итә тикшерүчеләр.

Гаепләнүче кеше гаебен олешчә таныган.