Нургалиев милициядә ришвәтчелекне бетерергә куша

Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев үз министрлыгында ришвәтчелекне бетерергә кушты.

Министр Казанда төбәкләрнең эчке эшләр идарәләре башлыклары белән киңәшмәдә шундый белдерү ясады.

Нургалиев милицияне 1 ай эчендә коррупциядән чистартырга куша.

Ул бу фәрманны үтәмәүчеләргә, нинди генә вазифада һәм нинди генә мактауларга ия булуларына карамастан, кырыс чаралар күрү белән яный.