Себердә нефть саклагычка ут капты

Ханты-Мансы төбәгендә узган төндә нефть саклагычка яшен сугып ут капты.

Бер янгын сүндерүче һәлак булды, икесе югалды.

Транснефтьнең Канда нефть җибәрү станциясенә ул янгынны сүндерү өчен 88 янгын сүндерүче китерелгән.

Транснефть вице-президенты Михаил Барков хәбәрчеләргә нефть җибәрү өзелмәсен өчен саклык тупланмаларындагы нефть җибәрелә башлады дип белдерде.