Татарстан милициясе Чечнягә китте

24 августта Казаннан 100дән артык милиция хезмәткәре Чечнягә китте. Анда алар ярты ел тәртип һәм иминлекне саклаячак.

Милиционерларны озаткан эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров “Татарстан милициясен Чечнядә яхшы яктан беләләр, алар үзләренең батырлыгы һәм абруе белән танылды”, диде.

Министрлык вәкилләре, туганнары һәм руханиләр китүчеләргә хәерле юл һәм исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.