Көньяк Осетия баларына бүләк ясадылар

Көньяк Осетиянең мөстәкыйльлеген Русия тарафыннан танылуының бер еллыгын Казанда да искә алдылар. Татарстанда балалар лагерендә ял итә торган Көньяк Осетия балаларын Казандагы "Ривьера" су паркы җитәкчелеге кунакка чакырды.
Аларның андый паркта булганы булмаган икән.

Тынычлык, татулыкка багышланган лагерь Татарстанда 20нче августта эшли башлады. Кавказдан килгән һәм Татарстан балалары бергәләп ял итә һәм төрле чаралар үткәрә.