Әфганстандагы шартлауда 43 кеше үлде

Әфганстанда булган шартлаулар нәтиҗәсендә 43 кеше һәлак булган, 65 кеше яраланган. Илнең эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, үлүчеләрнең күбесе җирле кешеләр булган.

Кандаһарда дүшәмбе кичендә җирле мөселманнар ифтарга әзерләнгәндә йок машинасы шартлатылган иде.
Якын тирәдә торган кунакханә һәм тагын 12 бина җимерелде, дип хәбәр ителә.

Талибан хәрәкәте бу шартлауга катнашлыгы булу хәбәрен кире какты.