НАТО башлыгы Төркиягә килде

НАТО генераль секретаре итеп сайланган элекке Дания премьер-министры Андерс Фог Расмуссен бүген Әнкарага ике көнлек сәфәрен башлады. Төркия аның НАТО башлыгы булуына каршы тавыш биргән иде.

Расмуссен бүген президент Габдулла Гүл белән очрашачак һәм премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган белән ифтар ашында катнашачак.

Аның НАТО башлыгы итеп сайлануына каршы булуын Төркия 2005 елда Мөхәммәд пәйгамбәр рәсемнәрен бастырган Дания басмасын яклап чыкканы белән аңлаткан иде.