Чечнядә шартлауда 9 кеше яраланды

Чечнянең Шали каласында узган төндә ике сугышчыны тоту максатыннан үткәрелгән чара вакытында 5 милиционер һәм 4 тыныч кеше яраланды.

Сугышчылар качкан йорт камауга алынгач алар коралларын тапшыру таләбенә үз үзләрен шартлаткан, дип фаразлана. Алар федераль көчләр тарафыннан эзләнгән Адам Устарханов һәм Сайхан Оспанов булган