Япониядә сугыштан бирле иң югары эшсезлек

Дөньяның икенче иң зур икътисды булган Япониядә эшсезлек 5.7% теркәлгән. Икенче дөнья сугышыннан бирле эшсезлек дәрәҗәсенең мондый югары булганы булмаган.

Шулай ук илдә дефляция – җитештерүнең һәм бәяләрнең кимүе күзәтелә. Бу исә үсешкә зур зыян сала һәм халыкның сатып алу көчен киметә.