Иран Атом энергия агентлыгы хисабын үз файдасына юрады

Иран вәкиле, Атом энергия агентлыгының соңгы хисабында, Иран атом программасының тыныч программа булуы раслана, дип белдерде.

Иранның агентлыктагы вәкиле Али Әсһәр Солтани, хисапта Иранның халыкара тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итүенә дәлилләр китерелә, дип әйтә.

АКШ вәкилләре, Иран тулысынча хезмәттәшек итми һәм БМОның тыюына карамастан, уранны баету эшләрен дәвам иттерә, дип белдергән иде.

Хисапта, Иран уран баетуны әкренәйткән, әмма аның өчен кирәк булган центрифугаларны җайлауны дәвам иттерә, диелә.

Атом энергия агентлыгы хисабында, Иран атом программасының хәрби максатларда куллану мәсьәләсендә сораулар ачык кала, дип тә әйтелә.