Япониядә хакимият алмашанырга тора

Япониядә оппозициядәге фирка соңгы 50 елда беренче тапкыр хакимияткә килер, дип көтелә. Тавыш бирү урыннарының чыгышларында үткәрелгән сораштырулар күрсәткәнчә, Демократик фирка моңа кадәр сайлауларда җиңеп килгән Либераль демократик фиркане артта калдырып, парламентагы күпчелек урыннарны алырга тиеш.

Консерватив Либераль фиркане илдәге эшсезлек дәрәҗәсе, үзгәрешләр алып килмәве, икътисадтагы төшенкелек өчен тәнкыйтьлиләр.