Польшада сугыш башлануның 70 еллыгы чаралары үтә

Польшада II дөнья сугышы башлануның 70 еллыгын искә алу чаралары башланды. Дөнья җитәкчеләре таң атканда сугышның беренче атышлары яңгыраган Гданьск каласы янында җыелды.

Чараларда 20 ил башлыклары катнаша, алар арасында Русия премьер-министры Владимир Путин бар.